“Татарстан Республикасының транспорт картасы” старт алды

2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

           2012 елның 1 апреленнән Әлмәт, Яшел Узән, Түбән Кама һәм Яр Чаллы территорияләрендә пластик транспорт карталар аркылы җәмәгать транспортында йөрү өчен яңа автоматлаштырылган түләү системасы кертелә, алар кәгазьдән ясалган бердәм социаль билетларны алыштырачак.

          “ТР транспорт картасы” проектын тормышка ашыру 2011 елның 10 ноябреннән башланды. 2012 елның 1 апреленнән Яр Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камады һәм Яшел Үзәндә проектка старт бирелде. Элегрәк Казанда эшләнгән кебек, яңа система дүрт шәһәрдә йөрү өчен түләү процедурасын гадиләштерергә омтылган.

          Льготалы йөрүгә хокукы булган гражданнарга льготалы транспорт картасы кертелә, аларны инде 12 февральдән гаризалар кабул итүче һәм льготалы транспорт карталарын бирүче ААҖ “АК БАРС” БАНК ның социаль саклау бүлекләренең һәм филиалларының 215 пунктларында рәсмиләштерергә була. Әмма, льготалы йөрүгә хокукы булган кайбер гражданнарның льготалы транспорт картасын алып өлгермәве сәбәпле, кәгазьдән ясалган бердәм социаль йөрү билетының көче апрельгә кадәр озайтылган.

          Беренче этапта транспорт картасын ААҖ “АК БАРС” БАНК һәм ФГУП УПС “Почта России” (http://social-card.ru/ru/content/gde-kupit-i-popolnit-tk) нигезендә оешкан 113 пункта сатып алырга һәм тулыландырырга була. Тиздән пунктлар саны артачак. Челтәрне киңәйтү буенча өстәмә эшчәнлек алып барыла, шул исәптән банклар бүлекләрендә һәм түләү терминаллары челтәрендә.           

          Ашыгыч телефон линиясе: 8-800-2005-303 (Рәсәй буенча шалтырату түләүсез).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International