АК БАРС АЭРО» авиакомпаниясе – рейсларны төгәллек белән үтәүдә алдынгы урында тора

2012 елның 16 марты, җомга

         Росавиация хәбәр итүенчә 2012 елның февралендә «Россия», «ЮТэйр», «Нордавиа - региональные авиалинии» һәм «АК БАРС АЭРО»  авикомпанияләре регуляр һәм чартерлы рейсларның тоткарлануы буенча иң аз процент күрсәттеләр.

         «АК БАРС АЭРО» ның февральдә үтәгән 767 рейсыннан 20 генә тоткарланды (2% тирәсе). Шуның белән бергә очуны уртача көтү вакыты 3 сәгатьтән дә артмады. Үз вакытынды һәм комфортлы очуга җаваплы хезмәтләрнең (очу хезмәте, авиацион-техник база, ташуларны оештыру хезмәте, сату хезмәте) белгечләре белән регуляр рәвештә, ирешкән күрсәткечләрне яхшыртуга һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән, чаралар уздырыла. ААҖ «АК БАРС АЭРО» ның генераль директоры Петр Трубаев 2012 елны авиакомпаниядә төгәллек, куркынычсызлык һәм югары сервис елы дип игълан итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International