Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасының юл төзелешендә инновацион чишелешләрне куллану турында нефтегазохимик тармагы предприятияләренең, транспорт комплексының подрядка алынган һәм проектлар төзү оешмаларының, гыйльми учрежденияләрнең, югары уку йортларының һәм дәүләт исеменнән заказ бирүчеләрнең вәкилләре катнашлыгында киңәшмә булып узды.
Битумны төп үзгәртүче итеп СБС полимерларны куллану белгечләр ягыннан юл япмасының техник һәм файдалану характеристикаларын яхшыртучы нәтиҗәле һәм нигезле ысул дип бәяләнә. Әлеге материал үзенең гади булмаган һава торышы белән Рәсәй климатына бигрәк тә туры килә. Шулай ук юл япмаларын төзәткәндә “ТенКате Геосинтетикс Европа” компаниясенең геосинтетик материалларын куллану мөмкинлеге, әлеге материалларның ярыклар барлыкка килүгә, катлам арасындагы адгезиягә һәм япманың хезмәт итү вакытына йогынтысы каралды.
НИР һәм бөрештерә торган ААҖ “АБЗ № 1” (Санкт-Петербург ш.) буенча лаборатория башлыгы урынбасары Н.Мәйданов Төньяк-Көнбатыш регионында полимерлы-битумлы бөрештергечләр (ПББ) һәм вак ташлы-мастикалы асфальты бетонны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты.