25 марттан «Бегишево» аэропорты җәйге расписаниегә кучә. Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка яңа рейслар барлыкка киләчәк

2012 елның 25 марты, якшәмбе

      25 марттан «Бегишево» халыкара аэропорты җәйге расписаниегә күчте. Аэропортның коммерция директоры Александр Бычков сүзе буенча, беренче тапкыр «Аэрофлот» Мәскәүгә көндәлек бер рейска хезмәт күрсәтәчәк, ә октябрьдән тагын бер рейс ачу планлаштырыла.

      27 апрельдән Мәскәүгә рейсларны «Ямал» авиакомпаниясе тормышка ашырачак. Шулай ук «Бегишево»да Санкт-Петербургка өстәмә рейс барлыкка киләчәк.

      1 нче июньнән «Бегишево»дан Сочига 2 самолетның очышы тормышка ашырылачак, ә 1 июльдән өченчесе барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International