ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген иртәнге 6 дан М-7 “Волга” автоюлында “Казан-Яр Чаллы” маршруты буенча автобуслар йөри башлады.


13
март, 2012 ел
сишәмбе

Һава торышы шартларында күрү мөмкинлеге начарлану сәбәпле 13 мартта сәгать 11 дән М-7 автоюлында Казаннан Яр Чаллыга кадәр автобуслар юлы ябылды.


12
март, 2012 ел
дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 200 нче карары нигезендә гомуми файдалануда булган региональ әһәмиятле автомобиль юлларда 2012 елда 15 апрельдән  14 майга кадәр вакытлыча чикләмә кертелгән. Әлеге чикләмәнең төп максаты – 2012 елда язның дымлы вакытында автомобиль юлларны саклап калу.


7
март, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында техник советның чираттагы утырышы булып узды. Аның эшендә министр урынбасары Эдуард Данилов рәислегендә проект институтлары, подрядка алынган оешмалар, КДАТУ ның транспорт корылмалары Институты, заказ бирүче ГКУ “Главтатдортранс” вәкилләре катнашты.


6
март, 2012 ел
сишәмбе

"АК БАРС АЭРО” авиакомпаниясе Европаның авиация куркынычсызлыгы агентлыгыннан Бөгелмәнең аэропорт җирлегендә CRJ-200 самолетларына мөстәкыйль рәвештә комплекслы техник хезмәт күрсәтүне рөхсәт итә торган PART-145 сертификаты алды.


1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бик күп кар яву – Казан тирәсендә бер тәүлек өчендә айлык норманың яртысыннан артыграк кар төште – федераль юлларның кайбер өлешләрендә йөк автотранспортының вакытлыча хәрәкәтен катлауландырды.    


29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чаралар комплексы әзерләнде, алар транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятияләрендә бәхетсезлекләрне һәм профавыруларны кисәтүгә, һәм хезмәтне саклау халәтен контрольда тотуга профилактик эшләр үткәрергә мөмкинлек бирә.


27
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

27 февральга булган мәгълүматлар буенча Татарстанда җиңел таксида пассажирлар  һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашырырга 2621 рөхсәт кәгазе бирелде.


14
февраль, 2012 ел
сишәмбе

Республикада берничә атна салкын һава тора. Җәмәгать транспортында йөрүче күп кенә гражданнарда автобус, троллейбус һәм трамвай салоннарында температура нормасы турында сорау туа.


13
февраль, 2012 ел
дүшәмбе

Барлыкка килгән шартларны тикшерү күрсәтүенчә, Казанның пассажирлар ташучылары күчмә составны йөз процент маршрутка чыгару хакында йөкләмәләрен үтәүдә кыенлыклар кичерәләр. Төп сәбәп булып машина йөртүчеләрнең җитешмәве тора. Бу хакта җомга көнне узган коллегия утырышында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин да әйтеп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International