Бүген АК БАРС АЭРО авиакомпаниясе беренче тапкыр Санкт-Петербург - Вильнюс рейсын утәде.
Очыш Пулково аэропортыннан 10:30 булды. Вильнюска самолет килгәч (җирле вакыт буенча 10:50) беренче пассажирларны каршы алу тантанасы булып узды. Рәсәйнең төньяк мәркәзе һәм Прибалтиканың энҗе бөртеге арасында булган туры һава юлы безнең илләрнең эшлекле һәм туристик элемтәләрен ныгытырга һәм тагын да арттырырга мөмкинлек бирә.
Санкт-Петербург – Вильнюс – Санкт-Петербург БГ-589/590 рейсы уңайлы 50 урынлы CRJ-200LR самолетында атнага ике тапкыр утәләчәк: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә. Юл вакыты – 1 сәг. 20 мин.