Республикада апрельда җиңел такси белән пассажирларны һәм багажны ташучыларның эшчәнлеген тикшерү башлана. Тикшерүне ТР буенча Эчке эшлэр министрлыгының ДЮКСИ Идарәсе бүлекчәләре һәм транспорт өлкәсендә Федераль надзор хезмәтенең ТР буенча Дәүләт автоюл надзоры Идарәсе тормышка ашырачак.
Татарстанда гаризаларны кабул итү 2011 елның 8 декабреннән бара. Әлеге вакыт өчендә таксистларга үз эшчәнлекләрен легальләштерү мөмкинлеге бирелде. Бүгенгесе көнгә җиңел такси белән пассажирларны һәм багажны ташу өчен 2821 рөхсәт кәгазе бирелде.
Искә төшерик, республикада гаризаларны кабул итү һәм рөхсәт кәгазен бирү өчен 11 пункт билгеләнде. Бу түбәндәге ТР муниципаль районнарының башкарма комитетлары: Яшел Үзәннең – белешмәләр өчен телефон (84371) 4-84-77; Буаның - (84374) 3-11-93; Арчаның - (84366) 3-12-44); Мамадышның - (85563) 3-28-82; Алабуганың - (85557) 3-81-16; Зәйнең - (85558) 3-07-19; Түбән Каманың - (85558) 3-07-19; Әлмәтнең - (8553) 32-83-64; Бөгелмәнең - (85594) 4-00-99; “Чистай шәһәре” - (84342) 5-30-50 һәм “Яр чаллы шәһәре” - (8552) 30-56-08 муниципаль оешуларның башкарма комитетлары. Шулай ук рөхсәт кәгазен ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында алырга була - 291-90-22. Рөхсәт кәгазен бирү өчен гариза бланкы һәм таләпләр исемлеге министрлык сайтының “Таксомоторлы ташу” бүлегендә куелган http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/index.htm.