Татарстанда 4 апрельгә җиңел такси белән пассажирларны һәм багажны ташу эшчәнлегенә 3048 рөхсәт кәгазе бирелде. Рөхсәт кәгазе дөрес тутырылган гариза һәм таләп ителгән документларның күчермәләрен тапшыргач бер көннән соң түләүсез бирелә. Республикада зона принцибы буенча гаризаларны кабул итү һәм рөхсәт кәгазен алу өчен 11 үзәк ачылды. Рөхсәт кәгазен бирү өчен гариза бланкы һәм таләпләр исемлеге министрлык сайтының “Таксомоторлы ташуны тәртипкә салу” бүлегендә куелган.
Республикада апрельда җиңел такси белән пассажирларны һәм багажны ташучыларның эшчәнлеген тикшерү башлана. Тикшерүне ТР буенча Эчке эшлэр министрлыгының ДЮКСИ Идарәсе бүлекчәләре һәм транспорт өлкәсендә Федераль надзор хезмәтенең ТР буенча Дәүләт автоюл надзоры Идарәсе тормышка ашырачак. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин эйтеп үткәнчә, тикшерүнең төп максаты булып таксомоторлы ташу өлкәсендә законга каршы килә торган препринимателлек белән шөгыльләнүне ачып бирү. Законнарның бөтен таләпләрен тормышка ашыру җиңел такси эшчәнлегенең сыйфатын яхшыртырга һәм хезмәтнең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, бердәм тәртипкә салу системасын гамәлгә кертүгә һәм күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.
Татарстанда гаризаларны кабул итү 2011 елның 8 декабреннән бара. Әлеге вакыт өчендә таксистларга үз эшчәнлекләрен легальләштерү мөмкинлеге бирелде.