Түбән Камада 1 апрельдән электрон транспорт картасы кертелә

2012 елның 28 марты, чәршәмбе

         Тубән Камада 1 апрельдән айлык юл билеты урынына электрон транспорт картасы кертелә, ул уртак куллану автобусларының 1, 5, 5а, 10, 11, 13, 14, 25, 26, 27 номерлы маршрутларында йөрү хокукы бирә.

         Автобус салонына кергәч, картаны кондукторга информацияне укып чыгу өчен күрсәтергә кирәк. Әлеге система Тубән Кама өчен яңа булганга,  әлегә яхшылап  сынап каралмаганга күрә, шәһәр халкына картаны тулыландыру турында чек яисә квитанция күрсәтергә кирәк булачак. Транспортниклар хәбәр итүенчә элеге чара мәҗбүр һәм вакытлыча.

         Транспорт картасын 2 нче номерлы шәһәр шифаханәсенең диспетчерлык пунктында (һәр айның 27 нән 3 сенә кадәр,  7.00 дән 19.00 кадәр) һәм автовокзалның диспетчерлыгында (һәр айның 25 нән 5 енә кадәр,  7.00 дән 19.00 кадәр) сатып алырга  яисә тулыландырырга була. Беренче тапкыр транспорт картасын алу һәм санын тулыландыру 830 сумга төшә (карта бәясе - 80 сум, тулыландыру – 750 сум). Аннан соң һәр айны диспетчерлык пунктларында транспорт картасына 750 сум кертергә кирәк булачак. Белешмәләр өчен телефон 47-30-68.

         «Льготалылар» кондукторга «АК БАРС БАНК», яисә почта бүлегендә акча белән тулыландырылган пластик исемле социаль карта курсәтәчәкләр. Алар өчен шулай ук тулыландыру вакыты билгеләнгән – картаны агымдагы  ай өчен моннан алдагы айның 10 числосыннан агымдагы айның 9 числосына кадәр активлаштырырга (түләргә) кирәк. Әгәр инде сез моны эшләп өлгермәгәнсез икән һәм картада акча юк икән, йөрү өчен кулда булган акчаны түләргә туры киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International