ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы исегезгә төшерә, ТР Министрлар Кабинетының 200 нче карары нигезендә җәйге чорда көндезге һава температурасы 32 градустан югары булганда гомуми файдалануда булган региональ автомобиль юлларда транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләмә кертелде.
Татарстан Республикасының автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзы хезмәткәрләре “Бер көн өчендә балалар хосписы төзербез” дигән хәйрия акциясендә катнаштылар һәм хоспис төзү фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов җитәкчелегендә, эш төркеменең чираттагы утырышы булып узды.
Узган шимбәдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре республиканың “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясендә актив катнаштылар.
1 июньнән Татарстан Республикасының 4 шәһәрендә гаризалар кабул итү һәм электрон льготалы транспорт карталарын бирү пунктлары кими. Хәзер Әлмәт, Яшел Узән, Түбән Кама һәм Яр Чаллыда льготалы йөрүгә хокукы булган гражданнар күрсәтелгән шәһәрләрнең социаль саклау бүлекләре җирлегенең тугыз пунктында гариза тапшыра һәм электрон льготалы транспорт картасы ала алалар.
Turkish Airlines авиакомпаниясе 1 июньнән Стамбул – Казан – Стамбул маршруты буенча очу ешлыгын атнага икедән дүрт рейска кадәр арттырды. Хәзер авиаташучы әлеге юнәлештә чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча. Җәй җитү белән рейслар чәчәк аткан шәһәр-музейга шулай ук сишәмбе һәм ял көннәрендә гамәлгә ашырылачак.
“КамАЗ”да республиканың транспорт өлкәсендә инновацион чишелешләр куллану мәсьәләсе буенча айлык утырышлар рамкасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы уздырган техник конференция булып узды. Каманың автогиганты белән берлектә оештырылган чарада Татарстанның пассажирлар һәм йөк ташу өлкәсендәге транспорт комплексының зур предприятияләре катнашты.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларына бәйге үткәрү буенча чираттагы комиссия утырышы булып узды.