1 июньнән Казаннан Стамбулга очу мөмкинлеге һәр көн булачак

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
       Turkish Airlines авиакомпаниясе 1 июньнән Стамбул – Казан – Стамбул маршруты буенча очу ешлыгын атнага икедән дүрт рейска кадәр арттырды. Хәзер авиаташучы әлеге юнәлештә чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча. Җәй җитү белән рейслар чәчәк аткан шәһәр-музейга шулай ук сишәмбе һәм ял көннәрендә гамәлгә ашырылачак.

      Стамбулдан очып китү вакыты – 21.50, Казанга килүе – 02.10. Кире очып китүе 04.10 да, Стамбулга килүе – 06.25. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт.

      Искә төшерик, 1 июньнән Казан – Стамбул – Казан маршруты буенча рейслар ешлыгын “Татарстан” авиакомпаниясе дә арттырачак. Шулай итеп, Стамбулга рейслар һәр көн булачак, бу хәл әлеге юнәлешкә гел үсеп торучы таләпләрне канәгатьләндерәчәк һәм пассажирлар агымы күләмен шактый арттырачак. 2011 елда Стамбул юнәлешендә атнага дүрт тапкыр ешлык белән 42 меңнән артык пассажирларга хезмәт күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International