ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 29 июньгә җиңел такси белән пассажирлар һәм багаж ташу эшчәнлеген тормышка ашыру өчен 4100 рөхсәт кәгазе бирелде. 5000 артык рөхсәт кәгазе ясалды. Рөхсәт кәгазе дөрес тутырылган гариза һәм таләп ителгән документларның күчермәләрен тапшыргач бер көннән соң 5 елга түләүсез бирелә. Республикада зона принцибы буенча гаризаларны кабул итү һәм рөхсәт кәгазен алу өчен 11 үзәк ачылды. Рөхсәт кәгазен алганда ташучы гаризага беркетелгән документларның төп нөсхәсен күрсәтергә тиеш. Таксистның транспорт чарасы закон таләпләре буенча җиһазландырылган булырга тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук  җиңел таксиның алдагы панелендә йөртүченең уң ягында җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, фотография белән йөртүченең визит карточкасы, пассажирлар һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.


4
июль, 2012 ел
чәршәмбе

Күп санлы пассажирлар үтенече буенча көндәлек шәһәр янында йөри торган Казан – Ульяновск юнәлешендә поездлар  билгеләнә (ташучы – “Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе.


28
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры  урынбасары Эдуард Данилов Яшел Үзәндә “Тандер” логистик үзәгенә кадәр юл төзү мәсьәләсе турында киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Яшел Үзән муниципаль районының башкарма комитеты, “Транспроект” ЯАҖ, “Главтатдортранс” ДКУ, “Институт АгроТрансПроект” ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

26
июнь, 2012 ел
сишәмбе

Татарстанда 26 июньгә җиңел такси белән пассажирлар һәм багаж ташучыларның эшчәнлеген тормышка ашыру өчен 4029 рөхсәт кәгазе бирелде.


22
июнь, 2012 ел
җомга

27 июньдә «Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе Казан - Минеральные Воды – Казан маршруты буенча яңа рейс ача.


20
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

«Казан» халыкара аэропортында 2012 нче елда 5 ай эчендә пассажирлар агымы 479 мең 854 кеше тәшкил итте.  Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 29,1% ка артыграк. Шуның белән бергә эчке юнәлештә 287 мең 980 кешегә (+21%), ә халыкара юнәлештә – 191 мең 874 кешегә (+31%) хезмәт күрсәтелде.


19
июнь, 2012 ел
сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Татарстан Республикасы трнаспортында табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллану” темасына түгәрәк өстәл булып узды. Фикер алышуда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама башкарма комитетлары вәкилләре, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы, икътисад, сәнәгать һәм сәүдә, экология һәм табигый байлыклар министрлыкларының, РФ ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең җаваплы эшчеләре, һәм шулай ук Татарстан һәм Екатеринбургның автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


15
июнь, 2012 ел
җомга
Татарстанда җиңел таксида пассажирлар һәм багажны ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен гаризалар кабул итү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының пассажирлар ташу бүлеге мәгълүматлары буенча ярты ел эчендә 3873 рөхсәт кәгазе бирелгән. Монда да Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасыннан, Мәскәү, кайда 16433 рөхсәт кәгазе бирелгән, Ростов-на-Дону – 7954, Санкт-Петербург – 5081, Екатеринбург – 4351 һәм Түбән Новгород – 4027 артыннан, алдан баручылар санына керә.

14
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Республиканың пассажир автотранспорты предприятиеләре өчен Җәйге Универсиада-2013 катнашучыларына һәм кунакларына хезмәт күрсәтү өчен яңа юнәлештәге пассажир автобусы Hyundai Motor Company -  Universe презентациясе уздырылды.

13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов  Техник советның чираттагы утырышын үткәрде, анда Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторның советнигы Александр Ивленков, РФ Беларусь Республикасы илчелеге җитәкчесе (Казандагы бүлек) Руслан Дрозд, республика юл тармагының эре подрядка алынган оешмалары  һәм проект институтлары вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International