Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында, РФ Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов җитәкчелегендә, эш төркеменең чираттагы утырышы булып узды.
Утырыш Россия Федерациясенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты белән Татарстан икътисадына федераль бюджеттан акча җәлеп итү мәсьәләсе буенча республикада алып барыла торган эш рамкасында узды. Очрашуда катнашучылар – икътисад, мәгариф һәм фән, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыклары, “Татаэронавигация” ФДУП филиалы, “Ак Барс АЭРО” ААҖ вәкилләре – федераль бюджет акчасын түбәндәге федераль максатлы программаларга җәлеп итү мәсьәләсен карадылар: “Россиянең транспорт системасын үстерү (2010-2015 еллар)”, “Россия Федерациясенең һава хәрәкәтен Бердәм оештыру системасын яңарту (2009-2015 еллар)” һәм “2006-2012 елларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру”.