“КамАЗ”да республиканың транспорт өлкәсендә инновацион чишелешләр куллану мәсьәләсе буенча айлык утырышлар рамкасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы уздырган техник конференция булып узды. Каманың автогиганты белән берлектә оештырылган чарада Татарстанның пассажирлар һәм йөк ташу өлкәсендәге транспорт комплексының зур предприятияләре катнашты.
Чараның программасы буенча “КамАЗ” ААҖ объектларына бару, җыю конвейерының эше белән һәм яңартылган модель рәтләре белән танышу планлаштырылган иде. Катнашучылар конференция барышында “РИАТ” ААҖ, “РариТЭК” ҖЧҖ һәм “БошунгКАМА” ҖЧҖ компанияләренең тәкъдимнәрен тыңладылар, чыгарылышта булган автомобильләрнең сыйфатын яхшырту буенча теләкләрен белдерделәр. Шулай ук транспорт предприятияләренең автопаркын яңарту буенча үзара тәэсир итешү схемасын оптимизацияләү мәсьәләсе каралды.