Республиканың транспорт тармагының эшчеләр профсоюзы Татарстанда балалар хосписы төзү буенча хәйрия акциясен хуплады

2012 елның 6 июне, чәршәмбе
      Татарстан Республикасының автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзы хезмәткәрләре “Бер көн өчендә балалар хосписы төзербез” дигән хәйрия акциясендә катнаштылар һәм хоспис төзү фондына бер көнлек хезмәт хакын күчерделәр.

       ТР автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзы үз  үрнәгеннән чыгып, республика предприятияләре һәм оешмаларының профсоюз комитетларын Балалар хосписы төзү фондына хәйрия ярдәмен җыюда катнашуларын сорыйлар.

 «ТР беренче балалар хосписы»ның банк реквизитлары:

p/сч.: 40703810300029000198 в ОАО «Ак Барс» банк г.Казани

к/сч.: 30101810000000000805;

БИК 049205805; ИНН 1660064436; КПП 165901001

Назначение платежа: благотворительное пожертвование на Хоспис.

       Исегезгә төшерик, 2011 елның гыйнварында Анжела Вавилова исемендәге фонд һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы арасында Татарстанда беренче Балалар хосписы булдыру турында килешүгә кул куелган иде. Бу шәхси-дәүләт партнерлыгының өченче ягы булып тиз арада Казан дәүләт медицина университеты кушылды. ТР автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы эшчеләре профсоюзы фондка аның оешкан вакытыннан ук ярдәм күрсәтә. Фондның рак белән авыручы балаларга медицина ягыннан ярдәм итүнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән масштаблы эшендә республиканың транспорт тармагы эшчеләренең дә көч җитәрлек өлеше бар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International