ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларына бәйге үткәрү буенча чираттагы комиссия утырышы булып узды.
Дәүләт гражданлык хезмәте вакантлы вазифаларына: пресс-секретарь, Стратегик үсеш идарәсенең инновацион үсеш бүлегенә алып баручы консультант, информатизация һәм информация бүлегенә алып баручы белгеч игълан ителде. Практик бирем үтәгәч һәм бәйге үткәрү буенча комиссия әгъзалары белән әңгәмәдән соң җиңүчеләр итеп Наилә Клевлеева, Станислав Басов һәм Розалия Зиганшина танылды.