ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Данилов хәбәр итүенчә, ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча җәйге чорда көндезге һава температурасы 32 градустан югары булганда асфальтлы бетон япмасыннан торган гомуми файдаланудагы автоюлларда авыр йөк ташучы транспорт хәрәкәтенә 20 нче майдан 31 нче августка кадәр вакытлыча чикләмә билгеләнәчәк. РФ территориясендә транспорт чараларының үзәгенә билгеләнгән йөкнең авырлыгы артып китсә хәрәкәт 22.00 дән 10.00 кадәр рөхсәт ителәчәк. Чикләмә “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” РДУ авыр йөк ташуга бирелә торган рөхсәт кәгазенең “Хәрәкәтнең махсус таләпләре” графасына түбәндәге эчтәлектәге язу кертеп тормышка ашырылы: “җәйге чорда чикләмә керткәндә хәрәкәт 22.00 дән 10.00 кадәр рөхсәт ителә”.
Хәрәкәткә чикләмә йогынтысы автобусларда пассажирлар ташуга, шул исәптән халыкара, бәла-каза һәм башка гадәттән тыш вакыйгаларның нәтиҗәләрен бетерүгә кирәк булган йөкне ташуга, аварияле төзәтү һәм ремонт эшләрендә куллана торган юл төзү һәм юлны экспуатацияләү техникасын һәм материалларын транспортлауга таралмаган.