1 июньнән Татарстан Республикасының 4 шәһәрендә гаризалар кабул итү һәм электрон льготалы транспорт карталарын бирү пунктлары кими. Хәзер Әлмәт, Яшел Узән, Түбән Кама һәм Яр Чаллыда льготалы йөрүгә хокукы булган гражданнар күрсәтелгән шәһәрләрнең социаль саклау бүлекләре җирлегенең тугыз пунктында гариза тапшыра һәм электрон льготалы транспорт картасы ала алалар.
Әлмәт, Яшел Узән, Түбән Кама һәм Яр Чаллыда электрон льготалы транспорт карталарын рәсмиләштерү 22 февральдән башланды. Моның өчен 2012 елның 1 нче апреленә кадәр карталарны халыкка бирүне тәэмин итү өчен гаризаларны кабул итүче һәм электрон льготалы транспорт карталарын бирүче 197 пункт оештырылган иде. Хәзерге вакытка 53 мең тирәсе кеше социаль саклау бүлекләренә льготалы карта өчен мөрәҗәгать иттеләр. 1 нче июньнән гаризалар кабул итү һәм карталар бирү түбәндәге адреслар буенча үткәреләчәк: Әлмәт ш., Кл.Цеткин ур., 54 нче А йорт; Яшел Үзән ш., К.Маркс ур., 57 нче В йорт; Түбән Кама ш., Тынычлык пр., 60 нчы йорт, 20 каб.; Камские Поляны ш.т.п., 2/01 нче йорт. Яр Чаллыда – М.Җәлил пр., 48 нче йорт; Тынычлык пр., 87/22 (22/01) нче йорт; Мәскәү пр., 157/7 (1/03) нче йорт; Гидротөзүчеләр пр., 14 (4/2/2) нче йорт һәм Ш.Усманов пр., 96 нчы йорт.
Тулы мәгълүматны “Социаль карта” ААҖ рәсми сайтында табырга була: www.social-card.ru
Сорауларны 8-800-2005-303 телефоны аша бирергә була (Россия буенча шалтырату түләүсез).