Семинарда юл төзелеше өчен хәзерге заман продукциясе эшләп чыгару өлкәсендә Австриядәге алдынгы компанияләрнең берсенең вәкиле Томас Хасслахер чыгыш ясады. Ул юл өлкәсендә алдынгы кулланылышлар турында сөйләде, Европадагы базар стандартлары турында хәбәр итте. Семинарда катнашучыларда автомобиль юлларны төзү һәм төзекләндерү сыйфатын арттыру буенча чит ил тәҗрибәсе зур кызыксыну уятты.
Әлеге чараның информацион материалы Министрлык сайтының “Перспективалы инновацион проеклар һәм эшкәртелешләр” бүлегендә урнаштырылачак (http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/innov.proekt.htm).