Түбән Каманың “Горэлектротранспорт” Дәүләт унитар предприятиясенә “Россия регионының иң яхшы уртак куллану транспорты предприятиясе” номинациясендә лауреат дипломы һәм алтын йөгертелгән өч ат төшерелгән статуэтка тапшырылды. Шулай ук премияләрне тагын Россиянең 5 шәһәр электротранспорты прдприятияләре алды.
“Золотая Колесница” премиясенең оештыру комитеты һәм эксперт советына төрле илләрдән бик күп гариза килде, һәм өлкәгә караган ассоцияцияләр белән чыннан да иң яхшы предприятияләрне билгеләү буенча зур эш башкарылды. Генераль директор Рафаил Хабибуллин сүзләре буенча, авыр икътисад шартларында “Горэлектротранспорт” тотрыклы финанс хәлатен саклап кала алды һәм шәһәр җәмәгать транспортының прогрессив төрләре үсешенең өстенлеген исбатлады. Һәм, мөһим, яхшы репутациягә һәм пассажирлар хөрмәтенә лаек булу.