ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында  Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә 2012 елның 10 ае эчендә производство травмасы хәленең нәтиҗәләре чыгарылды.

7
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
“Казан” халыкара аэропортының “1 А” Терминалы тест режимында ачылды – ул “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясенең Казан – Астрахань рейсының беренче пассажирларын кабул итте.
Шушы көннәрдә «Домодедово» аэропортында Мәскәү – Түбән Кама юнәлешендә “АК БАРС АЭРО” авиакомпаниясенең 300 меңенче пассажиры теркәлгән. Ул Ижевскта туган Александр Морозов булып чыкты.

1
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
«Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе Казан – Астрахань – Казан маршруты буенча Казанннан яңа регуляр рейс ачты. Рейс Казаннан дүшәмбе һәм чәршәбме көннәрендә 17.40 очып китә, Астраханьга 19.30 килә. Астрахань аэропортыннан сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 05.10 очып китә, Татарстан башкаласына 07.00 килә. 

31
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
2 нче ноябрьдә Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” форумы рамкаларында “Инновацион юл” Федераль пилот проекты презентациясе булачак.

30
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
28 нче октябрьдән Казан аэропорты очышларның кышкы тәртибенә күч­кән. Яңа расписаниегә күчү традицион юнәлешләрдә очыш маршрутларын киңәйтүгә һәм ешлыгын арттыруга китерәчәк.

24
октябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстанда җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәт кәгазе бирү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде.

23
октябрь, 2012 ел
сишәмбе
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Инженерная группа ВЕВ” немец проектлар төзү компаниясе эшчәнлеге буенча “Волго-Вятскуправтодор” ФКУ, “Главтатдортранс” ДКУ һәм проект институтларының җитәкчеләре катнашлыгында презентация булып узды.

22
октябрь, 2012 ел
дүшәмбе
295/296 нчы Казан-Мәскәү-Казан поезды Казаннан 1 ноябрьдә 23.30 кузгалып китә, Мәскәүгә 2 ноябрьдә 11.35 килә. Мәскәүдән кире 3 ноябрьдә 01.40 кузгалып китә, Казанга 3 ноябрьдә 15.50 килә.  

19
октябрь, 2012 ел
җомга
Бүген Әлки муниципаль районында реконструкциядән соң “Базарлы Матак-Мамыково” – Карамалы – Иске Ямкино автомобиль юлын ачканда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International