“АК БАРС АЭРО” авиакомпаниясе 10 ай эчендә 300 мең пассажир ташыган

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
      Шушы көннәрдә «Домодедово» аэропортында Мәскәү – Түбән Кама юнәлешендә “АК БАРС АЭРО” авиакомпаниясенең 300 меңенче пассажиры теркәлгән. Ул Ижевскта туган Александр Морозов булып чыкты.
      “Бегишево” аэропортында бәхетле кешене авиакомпаниянең ташу буенча генераль директоры урынбасары Н. Сабанина җитәкчелегендә делегация каршы алды. Юбилей пассажирына электрон китап бүләк иттеләр.
      “АК БАРС АЭРО” Бегишево аэропортыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Бакуга рейслар башкара. 2012 нче елның 1 нче  гыйнварыннан
     1 нче ноябренә кадәр авиакомпания 300 мең пассажир ташыган.

 

Материалны Түбән Кама муниципаль районы Советы матбугат хезмәте тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International