Әлки районында реконструкциядән соң “Базарлы Матак-Мамыково” – Карамалы – Иске Ямкино автомобиль юлы ачылды

2012 елның 19 октябре, җомга
       Бүген Әлки муниципаль районында реконструкциядән соң “Базарлы Матак-Мамыково” – Карамалы – Иске Ямкино автомобиль юлын ачканда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

        4,927 км озынлыктагы автомобиль юл асфальт белән капланган һәм Карамалы торак пунктыннан территориаль әһәмияте булган автомобиль юлларга чыгу мөмкинлеген бирә. Реконструкцияне проектлаучы “Спецдорпроект” ҖЧҖ, подрядчик - “Алексеевскдорстрой” ААҖ булды.

       Әлеге юл белән файдалану авыл хуҗалыгы производствосын автомобиль транспорт белән ташуны тәэмин итүнең дәрәҗәсен арттырырга, ераклыгын һәм йөкне китереп тапшыру вакытын кыскартырга, һәм шулай ук районның торак пунктлары арасында пассажирлар агымын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International