Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә 10 ай эчендә 47 бәхетсезлек очрагы булган

2012 елның 12 ноябре, дүшәмбе
        Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында  Татарстан Республикасының транспорт комплексы предприятиеләрендә 2012 елның 10 ае эчендә производство травмасы хәленең нәтиҗәләре чыгарылды.

Отчет чорында ТР транспорт комплексы предприятиеләрендә 47 бәхетсезлек очрагы булган, 51 кеше зарар күргән, алар арасыннан 10 кеше һәлак булган (8 - юл-транспорт һәлакате нәтиҗәсендә), 15 кеше авыр травмалар алган (8 - юл-транспорт һәлакате нәтиҗәсендә), 26 зарар күргән кеше “җиңелләр” категориясенә керүче травмалар алган.

 Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре булып эшне канәгатьләндерерлек итеп оештырмау, бу эш урынында хезмәт шартларын һәм эшчеләрнең хезмәтне саклау буенча инструкция таләпләрен үтәүне тиешенчә тикшермәүдә, шәхси саклау чараларын кулланмау, эшчеләрнең хезмәт һәм производство дисциплиналарын бозулары, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүдә тора.  

Министрлык производство травмасының сәбәпләренә системалы анализ ясый, үлем белән тамамланган, яисә авыр хәлдә булган һәр бәхетсезлек очрагы буенча нәтиҗәле чаралар күреп хезмәти тирәнтен тикшерү алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International