Казан аэропорты очышларның кышкы тәртибенә күчкән

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
      28 нче октябрьдән Казан аэропорты очышларның кышкы тәртибенә күч­кән. Яңа расписаниегә күчү традицион юнәлешләрдә очыш маршрутларын киңәйтүгә һәм ешлыгын арттыруга китерәчәк.

      “Ак Барс Аэро” Татарстан ташучысы кышкы сезонда Астраханьга (атнага 2 тапкыр), Ростов-на-Дону һәм Самара шәһәрләренә (атнага 1 тапкыр) яңа регуляр рейслар ачуны планлаштыра.

      "ЮТэйр" авиакомпаниясе Казан-Уфа-Сургут маршруты буенча очышлар ешлыгын арттырачак. Узган сезонда әлеге рейс атнага 5 тапкыр булса, 29 нчы октярьдән ул көндәлек була башлады. Әлеге маршрут буенча Казаннан беренче очыш СRJ 200 һава судносынды тормышка ашырыла. Һава судносының төре иртәнге Мәскәү рейсында да үзгәрде: 28 нче октябрьдән Казаннан Внуковога очуны Boeing 735 башкара.

      Җәй ахырында уңышлы старт алган “Сомон Эйр” Таджик авиакомпаниясе кышкы сезонда Дүшәнбе һәм Худжандка рейсларын дәвам итәчәк. Ә “Татарстан” авиакомпаниясе Худжандка рейслар ешлыгын атнасына ике тапкырга кадәр арттырачак. Шулай итеп, әлеге юнәлештә очышлар саны атнага 5 тапкырга кадәр артачак.

      Бакуга да рейслар саны артачак. “Татарстан” авиакомпаниясеннән башка Азербайджан башкаласына очышларны “Ак Барс Аэро” да ачып җибәрәчәк. Шулай итеп, Казаннан Бакуга очулар атнага ике тапкыр, сишәмбе һәм җомга көннәрендә мөмкин булачак. 

      Казан аэропортыннан популяр халыкара юнәлешләре буенча ел буе барган регуляр рейслар дәвам итәчәк: Дубайга, Шарджга, Мюнхенга, Прагага, Стамбулга һәм Франкфрутка, шулай ук популяр туристик маршрутлар Бангкокка һәм Гоага яңадан башлап җибәрелә.

      Кышкы расписание 2013 нче елның 30 мартына кадәр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International