ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

2012 нче елның 7 декабреннән техник сәбәпләр аркасында шәһәр янында йөри торган 6373 нче Казан-Буа поездының расписаниесе үзгәрәчәк: Казан 11.50; Лагерная 12.03-12.04; Яңа Аракчино 12.12-12.13; Юдино 12.21-12.22; Обсерватория 12.31-12.32; 774 км т.п. 12.33-12.34; Васильево 12.45-12.46; Яшел Үзән 12.59-13.00; Идел т.п. 13.02-13.03; Свияжск 13.11, башкалар үз расписанисе буенча.       


3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе

2012 нче елның 28 ноябреннән Түбән Каманың барлык трамвай маршрутларында йөргән өчен сатып алынган электрон транспорт картасы ярдәмендә түләргә була. Картаны шәһәр почтасы бүлекләрендә алырга була.


30
ноябрь, 2012 ел
җомга

Яшел Үзән һәм Түбән Камада транспорт карталары белән хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итүче пунктлар ачылды. Исегезгә төшерик, 2012 нче елның августында “Социаль карта” ААҖ Яр Чаллы һәм Әлмәттә охшаш пунктлар оештырган иде.


27
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
Татарстанда җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәт кәгазе бирү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде.

26
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
15 декабрьдән 15 апрельгә кадәр авырлыгы 3,5 тоннадан артыграк булган йөк автомобильләренә Казанга керергә һәм төп урамнар, магистральләр буенча сәгать 06.00 дән 22.00 кадәр йөрергә ярамый. Бу турыда Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең хокукый актлар һәм документлар җыентыгында басылып чыккан иде.

22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы территориясендә яшел аллея барлыкка килде – “Сәламәтлек бишьеллыгы” рамкаларында ведомство хезмәткәрләре эш көне башланыр алдыннан 22 юкә үсентеләре утырттылар.

21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе
«Казан» халыкара аэропортында 2012 нче елның 10 ае эчендә 1 млн. 249 мең 268 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2011 елның шул ук чоры  белән чагыштырганда 21% күбрәк. Шулай итеп отчет чорында  халыкара юнәлештә пассажирлар йөртү 28,6% - 608 мең 754 кешегә кадәр, эчке юнәлештә – 14%, 640 мең 514 кешегә кадәр артты.

19
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстанда җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәт кәгазе бирү дәвам итә, ул 2011 елның 8 декабрендә башланган иде.

15
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Инсаф Хайруллин председательлегендә Татарстан Республикасының юл-транспорт комплексында инновацион чишелешләрне куллану турында фикер алышынды. Киңәшмә эшендә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, юл оешмалары һәм проектлар төзү институтлары вәкилләре катнашты.

13
ноябрь, 2012 ел
сишәмбе
1 нче ноябрьдән Яшел Үзәнгә кадәр «Казан-2» транспорт-күчеп утыру төененнән көндәлек автобус рейслары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International