«Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе «Казан» аэропортыннан Астраханьга яңа регуляр рейс ачты

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
      «Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе Казан – Астрахань – Казан маршруты буенча Казанннан яңа регуляр рейс ачты. Рейс Казаннан дүшәмбе һәм чәршәбме көннәрендә 17.40 очып китә, Астраханьга 19.30 килә. Астрахань аэропортыннан сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 05.10 очып китә, Татарстан башкаласына 07.00 килә. 

       Очышлар уңайлы CRJ-200 Bombardier лайнерларында үтәлә. Очу вакыты 1 сәг. 50 минут дәвам итә. Билет бәясе – 3600 сумнан алып.

     Яңа рейс ачу – Татарстан  авиаташучыларының һәм аэропортының маршрут челтәрен планлаштырып үстерүдә чираттагы адымы. Ноябрьдә үк инде «Ак Барс Аэро» авиакомпаниясе күп кенә яңалыклар тәкъдим итәчәк: Казаннан Ростов-на-Дону, Самара һәм Баку шәһәрләренә очулар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International