Юлларны проектлау өлкәсендә танылган немец компаниясе үз эшенә презентация ясады

2012 елның 23 октябре, сишәмбе
      ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында “Инженерная группа ВЕВ” немец проектлар төзү компаниясе эшчәнлеге буенча “Волго-Вятскуправтодор” ФКУ, “Главтатдортранс” ДКУ һәм проект институтларының җитәкчеләре катнашлыгында презентация булып узды.

       Презентация Татарстан Республикасы һәм ГФР Тюрингия Федераль җиренең хөкүмәт вәкилләре очрашу рамкасында оештырылды. “Инженерная группа ВЕВ” генераль директоры Бернард Блюмель компания белгечләренең чит ил компанияләре белән эшләү буенча тәҗрибәләре зур булуын әйтте. Атап әйткәндә, алар Казахстандагы Алмата шәһәре тирәли “БАКАД” әйләнеп үтә торган юлын һәм Россиянең “Дон” М-4 автомагистрален проектлау буенча эшләделәр. Катнашучылар Татарстанның проект оешмалары белән проектлау тармагында һәм юл төзү сыйфаты менеджменты буенча бергәләп эш алып бару мөмкинлеген хәл иттеләр.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International