“Ачык инновацияләр” Мәскәү форумында “Инновацион юл” Федераль пилот проекты презентациясе булачак

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
      2 нче ноябрьдә Мәскәүдә “Ачык инновацияләр” форумы рамкаларында “Инновацион юл” Федераль пилот проекты презентациясе булачак.

      Презентацияне РФ Икътисади үсеш министрлыгы, Федераль юл агентлыгы белән бергә Инфраструктура һәм мәгариф программалары фонды уздыралар. Форумның махсус программасының эш секциясендә РФ Икътисади үсеш министрлыгының министр урынбасары – статс-секретарь Олег Фомичев, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Рахманов,  Инфраструктура һәм мәгариф программалары фондының таләпне стимуллаштыручы программалар департаменты директоры Александр Морозов, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Николай Быстров, Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты директоры Алексей Комиссаров, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Инсаф Хайруллин, Рязань өлкәсе Транспорт министры Шәүкәт Әхмәтов катнашачаклар.

      Чарада катнашучылар проектны тормышка ашыру юлы турында фикер алышачаклар, һәм шулай ук инновацион, шул исәптән автомобиль юллар төзегәндә кулланырга планлаштырылган нанотехнологик продукция тәкъдим ителәчәк.       

      “Инновацион юл” Федераль инновацион пилот проекты (http://www.rusnano.com/infrastructure/solutions/project-dorogi) – 2011 елның
26 нчы ноябрендә РФ Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм технологик үсеш буенча комиссия утырышы нәтиҗәләре буенча формалашкан биш проектның берсе. Аның төп бурычы – автомобиль юллар төзегәндә, реконструкцияләгәндә һәм эксплуатацияләгәндә инновацион технологияләрне куллану өчен норматив нигез булдыру.

      Проектны тормышка ашыруда пилот площадкалары итеп Мәскәү (шәһәр юлы), Рязань өлкәсе (авыл юлы) һәм Татарстан Республикасы (тиз йөри торган автомагистраль) юлларында участоклар билгеләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International