23 нче октябрьгә 5918 рөхсәт кәгазе бирелгән. Рөхсәт кәгазе дөрес тутырылган гариза һәм таләп ителгән документларның күчермәләрен тапшыргач өч эш көне эчендә 5 елга түләүсез бирелә. Рөхсәт кәгазе бирәсе көнне ташучы гаризага теркәлгән документларның төп нөсхәсен бирергә һәм закон таләпләренә туры китерелгән транспорт чарасын күрсәтергә тиеш.