Исегезгә төшерик, мәйданы 20 мең кв. метр булган яңа терминалны төзү 2009 нче елның сентябрендә “Казан” аэропортын реконструкцияләү рамкаларында башланды.
Аэровокзалда иркен һәм уңайлы көтү залы, 19 теркәү стойкасы, 6 паспорт контроле кабинасы һәм 4 махсус контроль пункты, бизнес-заллар һәм балалы пассажирлар өчен бүлмә булдырылган. Монда ук авиакомпанияләр офислары, билет кассалары, һ.б. ачылачак. Терминал буенча күчеп йөрү өчен лифтлар һәм эскалаторлар каралган. “1 А” терминалы өчен махсус җиһазлар да сатып алынган.
Шулай ук аэропортны модернизацияләү рамкаларында очып китү полосасын реконструкцияләү, диспетчер пунктын төзү алып барыла. Аэропортның үзенә интермодаль ташуларны оештыру өчен тимер юл салынган – пассажирларны аэропорттан шәһәргә тиз йөри торган электропоезд белән китерү. 2013 елда 1 Терминалны реконструкцияләү тәмамланачак.