ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның сентябрендә KAZAN DIGITAL WEEK-2023 форумы кысаларында шәһәр яны поездларында юл йөрү өчен түләүнең киртәсез системасын үстерү турында килешүгә «РЖД-Цифрлы пассажир карарлары» ҖЧҖ, «Содружество» АҖ, «Цифрлы транспорт һәм логистика» Ассоциациясе һәм «Датапакс»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кул куйдылар.

1 гыйнвардан пассажирларга уңайлы булсын өчен 6420нче Казан – Кукмара шәһәр яны поезды Казан – Вятские Поляны юлыннан барачак. Казан станциясеннән 06:00 сәгатьтә китә, Вятские Поляны станциясенә 09:05 сәгатьтә килә.

Бу елларда Бегишево аэропорты Кама аръягының һава капкасы булсын өчен һәм Татарстанның төньяк-көнчыгыш икътисади төбәгенең мөһим транспорт узелы статусына лаек булсын өчен күп эш башкарылды.


22
декабрь, 2023 ел
җомга

Өстәмә ике поезд Горький тимер юлында яңа ел бәйрәм көннәренә билгеләнгән. Алар 2023 елның 22 декабреннән 2024 елның 7 гыйнварына кадәр Мәскәү – Түбән Новгород һәм Казан – Санкт – Петербург маршрутлары буенча йөриячәк.


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 21 декабрьдә, М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлын ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, территорияләре буенча яңа автомагистраль маршруты узучы төбәкләр җитәкчеләре, шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.

2023 елның 11 аенда Горький тимер юлы буенча йөрүче шәһәр яны туристлык поездларыннан 32 меңгә якын пассажир файдаланган. Бу узган елның шул ук чорына караганда 37% ка күбрәк.


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

19 һәм 20 декабрьдә Горький тимер юлының Казан төбәге чикләрендә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча рейдлар узды. «Игътибар, күченү!» айлыгы кысаларында тимер юлчылар дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм район администрацияләре вәкилләре белән берлектә автомобильчеләргә юл хәрәкәтенең мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр.

2023 елның 11 аенда Горький тимер юлы станцияләреннән ике катлы поездлар белән 1,6 млн.пассажир җибәрелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 11% ка күбрәк.


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

18 декабрьдә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Теләкләр чыршысы» ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «Казан – Ырымбур» - Балык Бистәсе, км 22+632 – км 25+170, IV-техник категорияле автомобиль юлларына ремонт ясалды. Участокның озынлыгы 2,538 км.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International