Казаннан сентябрьдә Анталияга авиарейслар саны артачак

2025 елның 29 августы, җомга

Azur air авиакомпаниясе сентябрь башында Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропортыннан Анталияга очышлар ешлыгын арттырачак. 2 очыш өстәләчәк, шулай итеп, авиаташучы Казан-Анталия һәм Анталия-Казан маршруты буенча атнага 9 рейс башкарачак.

Өстәмә очышлар программасын үтәү өчен эконом класслы 336 урынлы Boeing 767-300 җәлеп ителгән. Шул рәвешле AZUR air Казаннан Анталияга рейсларда кәнәфи сыйдырышлылыгын өчтән бер өлешкә арттырачак. Хәзер Анталияга очышлар азрак сыйдырышлы Boeing 757-200 очкычларында башкарыла.

Киңәйтелгән очыш программасы октябрь ахырына кадәр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International