Фәрит Хәнифов Теләче районында мәктәп ачу тантанасында катнашты

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында булды. Министр район башлыгы Айрат Фәтхуллин белән берлектә республика программасы буенча ремонтланган Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбен ачуда катнашты.

Булачак укучылар һәм хөрмәтле кунаклар белән бергә Фәрит Хәнифов кызыл тасманы кисте. Яңа уку елында укучылар якты, матур, җиһазландырылган һәм заманча мәктәптә белем алачаклар.

"Бу көн, әлбәттә, яшь татарстанлылар өчен аеруча дулкынландыргыч, алар бүген үз тормышларының яңа этабына – белем дөньясына беренче адымнарын ясаячак. Яңа уку елында 50 меңгә якын беренче сыйныф укучысы мәктәп ишекләрен ачачак. Алда аларны мөһим җиңүләр һәм мавыктыргыч ачышлар көтә дип ышанам", - дип котлады бүген укучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Министр укытучыларны һәм укучыларны Белем көне белән тәбрикләде. "Яңа уку елы һәрберегез өчен уңышлы булсын! Хәерле юлга яңа белемнәр алырга!",- дип теләде Фәрит Хәнифов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International