«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында 4,6 - 5,6 км участогында 0,9 км озынлыктагы, III техник категорияле Мамадыш шәһәрен урап узучы автомобиль юлы ремонтлана.
Объектта М-800 вак таш һәм цемент өстәп булган асфальт-бетон өслекне регенерацияләү, А32НТ өслегенең аскы катламын салу, ЩМА-16 өслегенең өске катламын урнаштыру һәм юл кырыйларын М-800 вак ком-таш катнашмасы белән ныгыту эшләре каралган.
Юлчылар булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау эшләрен башкардылар. Шулай ук юл составындагы күперне ремонтлау һәм буй дренаж системасын төзү эшләре дә төгәлләнә.
Эшләрне «Татавтодор» АҖ подряд оешмасы башкара.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда төбәк юлларында 150 чакрымнан артык автомобиль юлы, шул исәптән ясалма корылмалар норматив хәлгә китереләчәк.