Министрлыкта юл-транспорт тармагын цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юл-транспорт тармагын цифрлаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда «Главтатдортранс» ДКУ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының Транспорт корылмалары институты, Татарстан Республикасы буенча дәүләт автодорнадзоры, юл оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмәдә региональ әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда эре тоннажлы йөк машиналарының хәрәкәтен контрольдә тоту, шулай ук юл-транспорт тармагында цифрлы сервисларны үстерү мәсьәләләре каралды. Моннан тыш, «Интеллектуаль транспорт системалары» юнәлеше буенча «KAZAN DIGITAL WEEK - 2025» Халыкара форумын үткәрүгә һәм оештыруга әзерлек турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, форум 17-19 сентябрьдә «Казан Экспо» үзәгендә узачак. Чара икътисадны, җәмгыятьне һәм дәүләтне үстерү өчен актуаль булган 10 стратегик юнәлешне үз эченә алачак. Катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International