Горький тимер юлының вокзал комплексларына килүчеләр махсус фандоматлар ярдәмендә 2025 елның гыйнвар-июлендә 200 меңгә якын пластик шешә һәм гомуми авырлыгы 8 тоннага якын булган 41 мең алюминий банка эшкәртүгә җибәргәннәр.
Татарстанда иң күп икенчел чимал Казан вокзалында җыелган. Горький магистраленең вокзал комплексларында барлыгы 28 фандомат урнаштырылган. Татарстанда алар Казанда, Әгерҗедә һәм Яшел Үзәндә урнашкан.
Икенчел чимал яңа товарлар: шешәләр, кием-салым, аяк киеме, мебель һәм башкалар җитештерү өчен кабат кулланыла. Тапшырылган һәр тара өчен җайланма кулланучыларына бонуслар исәпләнә. Киләчәктә аларны партнер компанияләрдән - эре сәүдә челтәрләреннән, электроника сату буенча кибетләрдән һәм башкалардан ташламаларга алыштырырга мөмкин. Бонуслар алу өчен, савытларны тапшырганда, Ecoplatform Бонус программасында теркәлгән телефон номерын кертергә кирәк.