Татарстанда илкүләм проект буенча «Казан – Ульяновск» - Соболевское - Чулпаниха автомобиль юлын ремонтлыйлар

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча «Казан – Ульяновск» - Соболевское - Чулпаниха автомобиль юлына 6,1 - 8,1 км участогында капиталь ремонт ясала. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 2 км тәшкил итә.

Бүгенге көндә объектта вакытлыча урау юлдан үсемлек катламын алу, куакларны кисү, өем салу һәм вакытлыча урау юлны вак таштан каплау эшләре башкарылган. Моннан тыш, булган өслекне үзйөрешле фрезалар белән кисү, машина йөрү өлешен киңәйтү өчен чокырлар төзү һәм булган юлны сүтү буенча чаралар гамәлгә ашырылды.

Участокта юлчылар 14 мең кв. метрдан артык мәйданда яңа юл киемнәре, ком катламы, вак таш-ком катнашмасыннан нигез салу, юл кырыйларын вак таш белән ныгыту һәм юл билгеләре салу эшләрен башкарачаклар.

Эшләрне «Автодорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International