«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан белән Ингушетия Республикасы башкаласы Магас арасында яңа даими рейслар башкара башлаячак. Беренче рейс 2025 елның 7 октябренә планлаштырылган һәм атнага бер тапкыр сишәмбе көнне башкарылачак.
Яңа маршрут ике республика арасында сәяхәт итүне шактый гадиләштерәчәк, эшлекле сәфәрләр, туризм һәм мәдәни алмашулар өчен уңайлы һәм тиз элемтә бирәчәк.
"Казан-Магас-Казан туры рейсын эшләтеп җибәрү - безнең маршрут челтәрен үстерүдә мөһим адым. Без төбәкләр арасында сәяхәтләрне уңайлырак итәргә омтылабыз, мәдәни һәм эшлекле элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәбез", - дип билгеләде авиакомпаниянең коммерция директоры Станислав Козленко.
Рейслар расписаниесе, броньлау шартлары һәм махсус тәкъдимнәр турында өстәмә мәгълүматны авиакомпаниянең рәсми сайтында табарга мөмкин.