«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында 7,9 – 11,2 км участогында озынлыгы 3,3 км һәм машина йөрү өлеше киңлеге 7 метр булган «Әгерҗе - Кызыл Бор» автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнде.
Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 2 мең квадрат метрдан артык мәйданда А16Вл асфальт-бетон өслегенең өске катламын урнаштыру, 6 мең квадрат метрдан артык мәйданда юл кырыйларын вак таш һәм асфальт-гранулятор белән ныгыту буенча эшләр башкарылды, юл билгеләре ясалды.
Эшләрне «Автотехникс» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.