Фәрит Хәнифов гражданнарны кабул итте

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Казан - Боровое Мотюшино юлындагы Жиркомбинат һәм Усад авылы җәмәгать транспорты тукталышы арасында күпер төзү, 197 нче "Казан – Г. Тукай ис. Казан Халыкара аэропорты" маршруты буенча хезмәт күрсәтү мөрәҗәгатьләре каралды.

Мөрәҗәгатьләр буенча аңлату җаваплары бирелде. Фәрит Хәнифов шулай ук Министрлык белгечләренә 197 нче маршрут буенча рейсны җентекләп анализларга кушты.  

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 31а. Кабул итүгә 8 (843) 291-90-29 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International