“Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында агымдагы елда Яңа Савин районының Четаев урамында (Бондаренко урамыннан алып Әпсәләмов урамына кадәр) капиталь ремонт ясалачак.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына финанслар бирү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
"Россия тимер юллары" холдингы җәйге мәктәп каникуллары вакытында 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга поездда йөрү билетларны 50% ташлама белән тәкъдим итә. Ташламалы билетларны 2022 елның 1 июненнән 31 августына кадәр кулланырга мөмкин. Махсус тариф җәй көне балалар ялын оештыруда ата-аналарга һәм мәктәп укучыларына ярдәм итәчәк.
«NordStar» авиакомпаниясе агымдагы елның маенда Мәскәүгә Домодедово аэропортына даими рейслар башкара башлый, ә 2022елның июнендә Анапага рейлар җибәреләчәк. Мәскәүгә яңа рейслар атнага ике тапкыр булачак. Самолетлар Домодедово халыкара аэропортына төшәчәк.
10 марттан башлап "Содружество" шәһәрара поездларына абонемент билетларын читтән торып "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында сатып алу мөмкинлеге ачыла.
Кичә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Әлмәт шәһәрендә булды. Ведомство җитәкчесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясе утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан пассажир транспорт оешмаларына субсидия рәвешендә ярдәм йөзеннән акча күчерү буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән килешүләр төзү буенча эш дәвам итә.
Хәзерге вакытта Татарстанның төбәк юлларында 257 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 213 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. 358 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 7 мең тонна тоз һәм 2 мең тоннадан артык тоз эремәсе тотылган.
Кадерле хатын-кызлар!
Узган ел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру актив барды. Милли юл проекты буенча республикада 5 млрд сумга 98 объектта 245,7 чакрым юл ремонтланган.