Транспорт министрлыгында пассажир транспорт оешмаларына чыгымнарны каплау мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте

2022 елның 11 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларына финанслар бирү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Чараны муниципалитет вәкилләре белән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков үткәрде. Киңәшмә барышында муниципаль берәмлек вәкилләренә әлеге мәсьәләне хәл итү өчен Министрлыкка исемлек буенча тулысынча документлар тапшырырга кирәклеге турында аңлатмалар бирелде.

Бу чикләү чаралары кертелү сәбәпле хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү һәм чыгымнарны каплау өчен каралган документлар исемлеге. Билгеләп үтик, акчалар муниципалитетлар тарафыннан имзаланган килешүләр һәм гаризалар тапшырылган очракта күчереләчәк. Әлеге процедурадан соң гына муниципаль берәмлекләр пассажир ташучы оешмаларга субсидияләр рәвешендә акча күчерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International