Кичә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Әлмәт шәһәрендә булды. Ведомство җитәкчесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясе утырышында катнашты.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясенең баш инспекторы Ленар Габдрахманов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм башкалар катнашты.
Утырышта 2021 елда Әлмәт муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2022 елга планлаштырылган бурычлар, шул исәптән агымдагы елда юл-ремонт эшләрен башкару мәсьәләләре каралды.
Эшлекле сәфәр кысаларында ведомство җитәкчесе район башлыгы Тимур Нагуманов белән бергә Әлмәт шәһәренең урам-юл челтәре объектларын да карап чыкты.