Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан пассажир транспорт оешмаларына субсидия рәвешендә ярдәм йөзеннән акча күчерү буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары белән килешүләр төзү буенча эш дәвам итә.
Бүгенгә көндә документлар Әлмәт, Кукмара, Бөгелмә, Баулы, Тәтеш, Чистай, Ютазы муниципаль районнары һәм Казан шәһәре тарафыннан кабул ителде.
Үз чиратында, муниципаль берәмлекләр транспорт оешмаларына акчаларны субсидияләр рәвешендә күчерергә тиеш.
Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч, Питрәч, Балык Бистәсе, Чирмешән, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Менделеев, Яңа Чишмә, Лаеш муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән мәгълүматлар бирелмәгән. Башка муниципаль районнар буенча эш дәвам итә.
Билгеләп үтик, акчалар муниципалитетлар тарафыннан имзаланган килешүләр һәм гаризалар бирелү белән күчереләчәк. Әлеге мәсьәлә буенча Министрлык муниципаль берәмлекләр белән даими хезмәттәшлек алып бара.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү сәбәпле Татарстан Республикасы бюджетыннан ноябрь һәм декабрь айларына 85,5 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде.