"Содружество" шәһәрара поездларына абонемент билетларын онлайн сатып алырга мөмкин

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

10 марттан башлап "Содружество" шәһәрара поездларына абонемент билетларын читтән торып "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында сатып алу мөмкинлеге ачыла.

Көндәлек сәфәрләр өчен абонементны 30 көнгә сатып алырга була. Әлеге система Татарстан һәм Удмуртия территориясендә гамәлгә ашырыла.  

Исегезгә төшерәбез, "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында шулай ук федераль ташламага ия булган затлар һәм мәктәп укучылары, студентлар ташламалы билетлар сатып алала.

Тулырак мәгълүмат һәм «Россия тимер юллары Пассажирларга» мобиль кушымтасын куллану инструкциясе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://sodruzhestvoppk.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International