«NordStar» авиакомпаниясе агымдагы елның маенда Мәскәүгә Домодедово аэропортына даими рейслар башкара башлый, ә 2022елның июнендә Анапага рейлар җибәреләчәк. Мәскәүгә яңа рейслар атнага ике тапкыр булачак. Самолетлар Домодедово халыкара аэропортына төшәчәк.
Н.В. Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан рейслар язгы-җәйге чорда Анапа шәһәренә агымдагы елның 4 июненнән башлап атна саен җомга һәм якшәмбе көннәрендә булачак. Пассажирлар Boeing 737-800 самолетларында очачак.
"NordStar" авиакомпаниясе рейсларына авиабилетларны www.nordstar.ru рәсми сайтында, авиакомпаниянең мобиль кушымтасында, шәһәрнең билет агентлыкларында һәм контакт үзәк аша 8-800-700-8-007 телефоны ярдәмендә сатып алырга мөмкин.
Шулай ук билетлар www.nbc.aero сайтында һәм "Бигеш" аэропорты кассасында да сатылачак.