Кадерле хатын-кызлар!
Сез тормышыбызны якты, күркәм, күпкырлы итәсез, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәсез, күңел тынычлыгы бүләк итәсез, гаилә учагының җылылыгын булдырасыз һәм безне яңа казанышларга рухландырасыз. Шулай ук хезмәт сөючәнлегегез, ышанычлы булуыгыз һәм көчле рухлы булуыгыз белән гаҗәпләндерәсез.
Матур яз бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, онытылмаслык тәэсирләр һәм якты хисләр телим! Сезгә хезмәтегездә һәрвакыт зур уңышлар һәм югары казанышлар, күтәренке кәеф юлдаш булсын!
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры
Ф.М. Хәнифов