2021 елда Татарстанда милли юл программасы буенча 245,7 чакрым автомобиль юллары ремонтланган

2022 елның 5 марты, шимбә

Узган ел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру актив барды. Милли юл проекты буенча республикада 5 млрд сумга 98 объектта 245,7 чакрым юл ремонтланган.

Моннан тыш, 7 млрд сум акча 3 эре проектны гамәлгә ашыруга кертелгән. Алар арасында - Казан - Шәмәрдән юлын ремонтлау да кергән. Объект 2021 елда файдалануга тапшырылган. Тагын ике әһәмиятле объектта юл эшләре дәвам итә. Несмелов урамыннан М7 "Волга" трассасына кадәр юл төзекләндерелә, аны 2023 елда гамәлгә кертү планлаштырыла. Зур Казан боҗрасы юл аралыгын 2024 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Моннан тыш, Казан һәм Яр Чаллы агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә ашыруга 370 млн сум акча кертелгән.

Финанслау акчасына камералар, интенсивлык датчиклары, хәрәкәт белән идарә итү автомат системалары һәм үлчәү контроле системалары сатып алынган. Юл хәрәкәте белән идарә итү платформасын булдыру буенча эшләр башкарылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International