Татарстанның төбәк юлларында 257 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Татарстанның төбәк юлларында 257 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 213 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. 358 мең тонна ком-тоз катнашмасы, 7 мең тонна тоз һәм 2 мең тоннадан артык тоз эремәсе тотылган.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явачак. Җил төньяк-көнчыгыштан, урыны белән җилнең тизлеге секундына 13 метрга кадәр җитәчәк. Көндез - 9 граудстан -14 градуска кадәр булачак. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдә хәл тотрыклы.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе эшләүче оператив хезмәт телефонына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International